Казанны һәм якын - тирә территорияләрне немец фашистлары гаскәрләреннән саклау максаты...
Казанны һәм якын - тирә территорияләрне немец фашистлары гаскәрләреннән саклау максатыннан «Казан каймасы» исемендәге саклану корылмалары төзелеше башланганга быел 85 ел! 1941 нче елның 13 нче октябрендә саклану корылмалары төзелешенең төп идарәсе оеша. Кайбыч район эчендә барган төзелешләрнең төп штабы исә безнең Иске Чәчкаб авылында урнаша. Әлеге вакыйгалар авылыбыз тарихының иң үзенчәлекле, героик, фаҗигале битләренең берсе. Әлеге истәлекле дата уңаеннан тарих укытучысы Айрат Калимуллин Муса Җәлил исемендәге отрядның яшь армиячеләре - 8,9 нчы сыйныф укучыларына һәйкәл янында тематик дәрес уздырды.