🎭Олы Кайбыч авылының Ф.Таһиров исемендәге район мәдәният йорты каршында эшләп килүче ...
🎭Олы Кайбыч авылының Ф.Таһиров исемендәге район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Ак җилкән»халык театры, Апас районында узучы Асия Хәйруллина исемендәге беренче Иделаръягы районнарында оешкан халык театрлары өчен узучы фестивальдә, жюри һәм тамашачы игътибарына, Т. Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Йөрәк маем» комедиясен тәкъдим итте. Зал тутырып килгән тамашачы артистларыбызны җылы алкышларга күмеп утырды, жюри әгъзалары тарафыннан да уңай кабул ителде. Һәммәсенә олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм артистларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез!👏