Бүген Саба муниципаль районында Васил Гарифуллин исемендәге республикакүләм "Серле калә...
Бүген Саба муниципаль районында Васил Гарифуллин исемендәге республикакүләм "Серле каләм-2026" ачык иҗади бәйгесенең йомгаклау туры үткәрелде. Анда мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Шәяхмәтова Нәфисә катнашты. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты тарафыннан әзерләнгән дипломга һәм акчалата премиягә лаек булды. Укучыбызны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз! Шулай ук, бәйгегә әзерләүгә зур көчен керткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрафикова Алсу Илдусовнага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!