Канал МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Образование · 1 июня 2026 г.
“Яшьлек” спорткомплексы территориясендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйр... — 1 июня 2026 г. в 17:36:41.560
“Яшьлек” спорткомплексы территориясендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәм кысаларында гимназиябез дә тәбрикләү һәм хөрмәткә лаек булды. “Кәгазьгә икенче тормыш” акциясенә нәтиҗә ясап, иң күп күләмдә - 9300 килограмм - макулатура җыйган Мөслим гимназиясе коллективы хөрмәтләнде . Гимназия директоры Азат Мирзаяновка “ЭкоЛаб” компанияләр төркеменең социаль проектлар җитәкчесеннән һәм “Гринта” компаниясеннән бүләкләр тапшырылды. Әлеге җиңүдә һәр укучының һәм әти-әниләрнең өлеше зур. Алга таба да шулай бердәм эшләп, гимназиябезне яңа үрләргә күтәрик!

