Канал МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Образование · 26 мая 2026 г.
Соңгы кыңгырау - 2026 — 26 мая 2026 г. в 18:13:59.946
Соңгы кыңгырау - 2026 Мослим гимназиясендә буген "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. 2025-2026 нчы уку елында 11 нче сыйныфны 14 укучы, 9 нчы сыйныфны 66 укучы тэмамлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина килде. Алар егет-кызларга, укытучыларга, әти-әниләргә тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен, үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр. Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов сүзләренчә, быел 9 укучы “Ел укучысы”, 6 укучы “Гимназиянең алтын запасы” титулына лаек булды. Бәйрәм кысаларында “Балачак навигаторы” проектының “Киләчәк самолеты” акциясе дә узды. Соңгы кыңгырау чыңы, саубуллашу вальсы, күккә очырылган шарлар — мәктәп еллары белән хушлашуның иң дулкынландыргыч мизгелләре булып күңелләрдә сакланыр. Егет-кызларны алда яңа юллар, зур өметләр һәм мөстәкыйль тормыш көтә. Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары! 📸 Мөслимдә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәреннән фоторепортаж: https://vk.ru/album-204018005_311155626

