Канал МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Образование · 15 июня 2026 г.
Мөслим гимназиясенең физика укытучысы Ринат Әгъләмов ясалма интеллект буенча түгәрәкләр... — 15 июня 2026 г. в 11:41:45.340
Мөслим гимназиясенең физика укытучысы Ринат Әгъләмов ясалма интеллект буенча түгәрәкләр алып баручы педагоглар бәйгесендә катнашып җиңү яулады. Ул мәктәп укучыларын ясалма интеллект нигезләренә өйрәтү программасында катнашкан өчен 258 624 сум күләмендә түләү алачак. Грантка дәгъва итүчеләрне сайлап алу конкурсын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм IT тармагы белгечләре катнашындагы профильле комиссия үткәрде. Барлыгы 339 грант каралган: шуларның 239ы – мәктәп укытучылары өчен, 100е – урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары өчен. Программада профильле белемгә ия булган, атналык укыту йөкләнеше кимендә 18 сәгать тәшкил иткән һәм салымнар буенча бурычлары булмаган педагоглар катнашты. Грант программасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Ясалма интеллект алгарышы" ("Ясалма интеллект кадрлары") проекты нигезендә тормышка ашырыла. Фото - Ринат Әгъләмовның шәхси архивыннан. #Мөслим_мәгарифе

