🕊️ 25 август – татар халкы өчен аеруча истәлекле көн. Без Муса Җәлилне һәм аның белән ... — 25 августа 2026 г. в 13:01:03.455
🕊️ 25 август – татар халкы өчен аеруча истәлекле көн. Без Муса Җәлилне һәм аның белән бергә фашизмга каршы көрәштә батырлык күрсәткән милләттәшләребезне искә алабыз. Шул уңайдан Казан кирмәнендә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Кайнар йөрәк моңнары…» күргәзмәсе ачылды. 🎭 Күргәзмәнең ачылыш тантанасында артистларыбыз үзенчәлекле перформанс белән чыгыш ясап, Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлык тарихын сәнгать теле аша тамашачыга җиткерделәр. ✨ Перформансның режиссеры – Лилия Әхмәтова; пластика буенча режиссер – Альбина Ногманова.

