📣Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында «Г. ... — 26 августа 2026 г. в 14:42:51.453
📣Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында «Г. Кариев театрының 39 нчы театраль сезонга планнары» дип исемләнгән матбугат очрашуы узды. Очрашуның спикерлары: ✔️ Илнур Зөфәр улы Гайниев – Г. Кариев театры директоры; ✔️ Ренат Мирзәхәсән улы Әюпов – театрның баш режиссеры; ✔️ Нияз Рәүф улы Игъламов – «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленең программа директоры 🎭 Яңа сезонда тамашачыларны нинди премьералар көтә? 🌍 Театр нинди гастрольләргә җыена? 🏛️Кайсы фестивальләрдә катнашачак? 📌 Сентябрь аенда нинди зур иҗади лаборатория көтелә? Очрашу барышында шушы һәм башка сорауларга җаваплар яңгырады. Журналистлар да үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, театрның иҗади планнары турында фикер алыштылар.🤍

