Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, талантлы театр рәссамы Ленар Рафис улы Гыйль... — 4 сентября 2026 г. в 08:54:52.098
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, талантлы театр рәссамы Ленар Рафис улы Гыйльметдинов арабыздан китте. Ленар Рафис улы озак еллар Казан яшь тамашачы театрының баш рәссамы булып хезмәт итте. Ул иҗат иткән декорацияләр дистәләгән спектакльләрне бизәде. Рәссам аларга һәрчак фәлсәфи мәгънә сала белде. Ленар Рафис улының вафат булуы сәбәпле, тормыш иптәше, актрисабыз, Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Зирәк кызы Закирҗанованың, гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз һәм күркәм сабырлык телибез. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын🤲

