1 сентябрь – Белем көне белән, дуслар!📚❤️ — 1 сентября 2026 г. в 08:28:56.056
1 сентябрь – Белем көне белән, дуслар!📚❤️ Һәр елны бу көн барлык мәктәп укучыларында, студентларда һәм аларның әти-әниләрендә аерым бер хис-кичерешләр белән истә кала. Бер яктан, җәй беткәч, моңсу кебек. Ә икенче яктан – бәйрәм бит, күптән көтелгән очрашулар һәм чәчәкләр, бар кеше елмая, шатлана!💐🎉 Ни генә булса да, бу уку елы һәрберебезгә бары тик яхшылык кына китерсен, яңа белемнәр, матур ачышлар, күңелле вакыйгалар белән истә калсын иде ул. Бәйрәм уңаеннан бездән сезгә кызыклы юмористик видео.❤️🔥🎬

