✅ Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Әсән-Елга авылында “Ә...
✅ Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Әсән-Елга авылында “Әсән-Елга авылындагы агач мәчетне торгызу” темасына матбугат туры үткәрде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Мәдәни объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты. Сәфәрнең төп максаты республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәлен – Әсән-Елга авылында 1742 елда төзелгән мәчетне реставрацияләү эшләренең барышы турында сөйләшү булды. Әлеге объект агач архитектурасының уникаль һәйкәле булып тора.