✅Еллар узса да, дуслык саклана: Кукмарада сыйныфташлар очрашты
✅Еллар узса да, дуслык саклана: Кукмарада сыйныфташлар очрашты Традициягә әверелгән сыйныфташлар очрашуы инде беркемне гаҗәпләндермәсә дә, бераз язып үтәргә булдым. Чөнки 85 яшькә җиткән сыйныфташларның очрашуы сирәк хәлдер. Без, хәзерге көндә исән булган сугыш чоры балалары, мәктәпне тәмамлаганнан соң 68 ел үтсә дә, үзебезнең тормыш юбилеена бергәләп очрашып алырга булдык. 1958 елны Кукмараның 1нче урта мәктәбен тәмамлаган 31 укучыдан инде бәлки унлап кына калганбыздыр. Ә очрашуга килә алучылар: Марзия Вәлиева, Фәүзия Узбекова, Рәфкать Закиров, һәм мин, Марзия Хаҗиева булдык. Луиза Сибгатуллина килә алмады. Бердәнбер «егет»ебез Рәфкатьнең кулында безнең өчен роза чәчәкләре иде. Дөрес, бу еллар эчендә инде берничә очрашу үткәргән идек, аларны Рәфкать оештырды. Аннан соң мәктәп юбилейларында да булырга туры килгәләде. Һәр юбилей — үзенә күрә бер йомгак, нәтиҗә ясарга да сәбәп була. Бу юлы шундый уй килде: бу очрашуда иң якын, иң ихтирамга лаеклы дуслар булды. Тормышта — эчкерсез, якты күңелле кешеләргә күңел тарта бит. Тормыш юлында да алар халыкка намус белән хезмәт иттеләр. Рәфкать Закиров — районның баш архитекторы вазыйфасын башкарды. Аның хезмәте — төзелгән йортлар, шәһәрне яңартырга, зурайтырга багышланган эшләр. Марзия Вәлиева — клуб мөдире булып халыкка хезмәт иткән иде. Кечкенәдән актив: мәктәптә төрле спорт ярышларында катнаша идек. Ә Фәүзия Узбекова белән укыган чорда — спорт кичәләрендә акробатик номерлар белән чыгыш ясый идек. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/ellar-uzsa-da-duslyk-saklana-kukmarada-syinyftaslar-ocrasty