💸2027 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк
💸2027 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк ✅2027 елның 1 апреленнән Россиядә якынча 3,5 миллион кешенең социаль пенсиясе артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына «Россия пенсионерлары берлеге» оешмасының үзәк идарәсе Президиумы рәисе Валерий Рязанский хәбәр иткән, дип яза МА «Татар-информ». 🧓Аның сүзләренә караганда, индексация 3,491 миллион кешегә кагылачак. Аларның күпчелеге — эшләмәүче пенсионерлар. Социаль пенсия картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле иминият стажы яки пенсия баллары җитмәгән гражданнарга түләнә. ⚡️Моннан тыш, индексация инвалидлыгы булган кешеләргә, шул исәптән инвалид балаларга һәм балачактан инвалидларга, шулай ук хезмәт стажы булмаган һәм туендыручысын югалткан балаларга да кагылачак.