Кызлар, әзер язылган рецепт булгач шуны гына куеп узам. — 25 мая 2026 г. в 12:18:53.706
Кызлар, әзер язылган рецепт булгач шуны гына куеп узам. Мин чамалап кына пешердем бүген. контактта утырган вакытта кызларның рәхмәт хатлары да килгән иле Куеп узам. Киметеп пешереп карагыз иң элек. Тәбикмәк дисәң дә тәбикмәк бу! Мәрьям Миңнеголова рецепты буенча Мин үземне тәбикмәк пешерү остасы дип әйтә алмыйм. Татарстанның танылган аш-су остасы Мәрьям Миңнеголованың социаль челтәрдәге төркемендә менә бу рецептны күреп калдым да, пешереп карарга булдым. Беренчесендә үк әйбәт килеп чыкты. Шуңа күрә рецептны сезнең белән дә уртаклашмый кала алмадым. Эш барышы 2 чәй калагы чүпрәне ярты стакан чамасы җылымса сөткә салып күпертәбез. 0, 7 литр сөтне җылытабыз, шуңа 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, кабарган чүпрә, 2 стакан манный, 2 стакан он салып тыгызрак итеп камыр ясыйбыз. Җылы урынга кабарырга куябыз. Камыр кабарып менгәч, ярты литр сөтне (су да ярый) кайнарлап камырга салабыз, шуңа яхшы итеп тугланган 2 йомырка кушабыз. Камырны яхшылап болгатабыз да ярты сәгать ял иттерәбез. Билгеләнгән вакыт узуга тәбикмәкләрне пешерә башлыйбыз. Шушы рецепт буенча пешерелгән тәбикмәкләр искитәрлек тәмле килеп чыга. Мәрьям ханыма рәхмәттән башка сүз юк! Киләчәктә дә яңадан-яңа, тәмледән-тәмле, шәптән-шәп рецептла көтеп калам сездән, Мәрьям ханым! Венера МӘҖИТОВА.

