Тройсын - Җапрак бәйрәме җитә бит, карендәшләр!🌿 — 26 мая 2026 г. в 07:23:04
Тройсын - Җапрак бәйрәме җитә бит, карендәшләр!🌿 Бу бәйрәмнең үзенә генә хас матур җолалары бар. Бүген шуларның берсе - Ташкирмән керәшеннәренең Җапрак бәйрәме җоласы турында язабыз: 📝Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылында троицын, ягъни яфрак бәйрәме көнне өлкән яшьтәге хатын-кызлар, әбиләр «Кала башы» дигән урынга, тау өстенә җыелышып, үзенчәлекле җырлар җырлаганнар. Рәт-рәт булып тезелеп, кара-каршы басып җырлана торган бу җырлар изге булып санала, аларның сүзләрен үзгәртмичә, буыннан-буынга тапшырып киләләр... Бу җырларның сүзләре дә, көйләре дә бик үзенчәлекле, алар күп кешеләр тарафыннан башкарыла торган йола җырларының бер үрнәге, бер истәлеге булып торалар. Җырлар төрле исемдә йөртелә: «Без килдек», «Чи камыш», «Мәрийем», «Җембәки», «Җимчәчәк» һ.б. Җимчәчәк – яз көне суга салып, «су иясенә» бирелә торган чәчәк булырга мөмкин, чөнки «җапрак бәйрәме» көненә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач яфрагын һәм ботагын сындырырга, шулай ук су коенырга ярамый, дигәннәр, ягъни бу авылның керәшеннәре «җир имәннеге», «су имәннеге» (иминлеге) дип, табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын бик нык саклаганнар. Бары тик «җапрак бәйрәме» көненнән соң, җир һәм су ияләренең күңелен күргәннән соң гына, җирдән үлән яки чәчәк өзгәннәр, ягъни табигать байлыгыннан файдаланганнар. (Ф.Г. Баязитованың «Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары» китабыннан алынды) 💬 Ә сез кайсы яклардан? Сезнең якларда Тройсын үткәреләме? Нинди җолалары бүгенгәчә сакланып калган? 📸 Фотолар - 2025 елда Чистай районы, Югары Кондрата авылында узган республикакүләм Тройсыннан.