Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Культурный центр им. Я.Е.Емельянова
Лайфстайл · 21 мая 2026 г.
Бүген Ходайыбыз Иисус Христосның күккә күтәрелгән көне – Вознесение, православ динен тотучылар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе🕊️ Ул Пасхадан соң 40нчы көнгә туры килә. 🔻Даннаб жырлый торган кондакь: 6нчы кöй «Безне коткарырга куйылганны кылыб бетергяч, жирдягелярне кюктягеляргя кушылдыргач, эй Алла Христось, Син зур дан белян кюккя кютярелгян. Ӱзеҥ бездян ич тя айырылмыйчы, äр-чакта безнеҥ белян тороб Сине сöйöӱчеляргя äйткян: Мин сезнеҥ белян, сезгя карышы беряӱ дя тора алмас диб». 📜Иисус Христос терелеп торгач, җирдә кырык көн торган. Кырык көн эчендә ул өйрәнүчеләренә күренеп, сөйләшеп, аларга Күк патшалыгының җәшерекләрен аңлаткан. Пасхадан соң, Иисус Христосның терелгәненә кырыгынчы көнне апостоллар Иерусалимга җыелганнар. Иисус Христос унынчы тапкыр аларга шунда күренгән. «Сез әле Иерусалимнан китми торыгыз, миннән ишеткәнне, Святый Тынны көтегез. Иоанн пагамбәр кешеләрне суда чумылдырды. Берауык вакыттан соң, сез Святый Тынга чумылырсыз. Сезгә Святый Тын иңәр. Ул иңгәч, сез куатланырсыз; аннары Иерусалимда булган Иудеда Самариядә бар җирнең читеннән арлык Мине таныклаучы булырсыз», – дигән. Шулай дигәннән ары Иисус үз өйрәнүчеләрен Иерусалимнан алып чыккан да Вифаниядәге Елеон тавы өстенә килгән. Барган чагында Иисус аларга сөйли-сөйли килгән. Шунда апостоллар аннан сораганнар: «Әй, Өйрәтүче! Израил патшалыгын шушы чакта торгызырсыңмы әллә?». Ул аларга: «Алла Ата үз иркенә салган багытларны белү сезнең эш түгел. Сез Святый Тынны алгач, минем турында таныклык итәрсез», – дигән. Аннары кулын күтәреп, апостолларын бәхилләгән. Шуннан күккә күтәрелә башлаган. Ул күтәрелгән чагында, апостоллар, кадерләп, Христоска егылып башырганнар. Күтәрелә торган Ходайны бераздан якты болыт килеп каплагач, апостоллар аны күрә алмаганнар. Ходай Иисус шулай күк өстенә күтәрелгән.