1 майдан Казан-Чаллы маршруты буенча кабат метеор йөри башлады🚤 — 24 мая 2026 г. в 10:33:00
1 майдан Казан-Чаллы маршруты буенча кабат метеор йөри башлады🚤 Рейслар атнага өч тапкыр – җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә оештырыла. Судно Казаннан 8:30 кузгала, Чистай, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре аша 5-6 сәгатьтә Чаллыга килеп җитә. Рейсларны 30 нчы августка кадәр уздырырга ниятлиләр. Бу сәфәр вакытында Татарстанның тарихи шәһәрләрен күреп була. Метеорда сәяхәт итүчеләр өчен шәһәрләр буенча экскурсияләр программасы әзерләнгән. Мәсәлән, Чаллыга килүчеләрне, үзәк урамнан кузгалып, шәһәр тарихы муззена, «КАМАЗ»ның Визит-үзәгенә алып баралар, юл дәвамында гид Чаллының танылган урыннары турында сөйли. Чистай, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре буенча да шундый экскурсия маршрутлары әзерләнгән😍 💸Билет бәясе кайсы шәһәргә барудан тора. Ташламалар да каралган: — Пенсионерларга, студентларга, 5-10 яшьлек балаларга — Күп балалы гаиләләргә һәм инвалидларга — Махсус хәрби операциядә катнашучыларга. Ә 5 яшькә кадәр булган балалар бушлай бара (аерым урынсыз)! 🏷️ Билетны ничек алырга: — «Флот РТ» рәсми сайтында: https://флот-рт.рф/ — Казан елга вокзалы кассасында — Белешмәләр өчен телефон: +7 (962) 549-69-01