Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 5 сентября 2026 г.
Уңыш ярминкәләре гөрли! — 5 сентября 2026 г. в 05:13:35.975
Уңыш ярминкәләре гөрли! 4–6 сентябрьдә Башкортстанның 37 шәһәрендә һәм районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза, дип хәбәр итәләр төбәкнең Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында. Мондый ярминкәләрдә табигый һәм яңа продуктлар, шул исәптән бал, яшелчә һәм җиләк-җимеш, шулай ук җирле халык җитештергән азык-төлекне сатып алырга мөмкин. Өч көн эчендә 55 ярминкә мәйданчыгы эшләячәк. Адреслар һәм контакт мәгълүматлары Башкортстанның Сәүдә министрлыгы сайтында сылтама буенча бирелгән. Фото: Башинформ

