Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 5 сентября 2026 г.
Без бүген гади генә ысул белән алмадан шарлотка пешереп якыннарыгызны сыйларга чакырабыз. — 5 сентября 2026 г. в 04:00:01.995
Без бүген гади генә ысул белән алмадан шарлотка пешереп якыннарыгызны сыйларга чакырабыз. Бу пирог өчен кирәк булачак: 6-8 уртача күләмле алма, 9 аш кашыгы сыек май, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 йомырка, аш серкәсе белән сүндерелгән бер бал кашыгы сода, аз гына ванилин һәм дарчин (корица) салырга була. Бер савытка 3 йомырканы сытабыз, аның өстенә 1 стакан шикәр комы салып, яхшылап күбекләнгәнче болгатабыз. Килеп чыккан катнашма өстенә сыек май һәм 1 стакан он, сода салып болгатабыз. Тәм бирү өчен чеметем генә ванилин белән дарчин сала аласыз. Әлеге катнашмага алма чистартып турыйбыз һәм майланган табага җәеп мичкә озатабыз. Шарлотка 10-15 минутта әзер була. Гадәттә, ул суынгач тәмле була, шуңа күрә табынга кайнар килеш чыгармаска кирәк.

