Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 1 октября 2026 г.
💥"Кызыл таң" - җиңүче! 🎉 ... — 1 октября 2026 г. в 04:31:58.332
💥"Кызыл таң" - җиңүче! 🎉 Профсоюзлар йортында Башкортстан журналистлары арасында үткәрелгән «Медицина һәм Профсоюз» республика конкурсына йомгак ясалды. Бу бәйгедә “Кызыл таң” гәзите Гран-прига ия булды. ✅Конкурс инде өченче тапкыр уздырылды һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең эше, һөнәри казанышлары һәм медицинаның иҗтимагый әһәмияте турында сөйләүче журналистларны, редакцияләрне, телеканалларны, радиоларны һәм авторларны берләштерде. ✅Конкурс Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республиканың Журналистлар берлеге ярдәмендә Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы тарафыннан үткәрелде. Бәйгегә 1 марттан 31 июльгә кадәр 37 гариза килгән. Комиссия 31 басмада чыккан 279 мәкаләне бәяләгән.