Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 30 сентября 2026 г.
❗️Башкортстанда табиблар бердәнбер бөерендә рак булган СВО катнашучысын коткарды — 30 сентября 2026 г. в 15:23:05.415
❗️Башкортстанда табиблар бердәнбер бөерендә рак булган СВО катнашучысын коткарды ✅42 яшьлек ир-егет Уфадагы БДМУ клиникасына бот буынын алыштыру буенча планлы операциягә килгән. Ул фронтта имгәнгән. ⚡️Ләкин операция алдыннан тикшерү көтелмәгән хәлне күрсәтә — сул бөердә шеш. Ир-атның тумыштан ук уң бөере булмаган, шуңа күрә зарарланган органны алу гомерлек гемодиализ дигәнне аңлатыр иде. ✅Табиблар орган саклау операциясен үткәрергә карар кылган. БДМУ клиникасының уролог-онкологлары робот хирургия системасы ярдәмендә шешне алдырган һәм бердәнбер бөер функциясен саклап кала алган. 👍Операцияне онкология бүлеге мөдире Марат Урманцев һәм табиб-онколог Рита Гыйльманова үткәргән. Хәзер пациент органны гына түгел, ә тормышның гадәти сыйфатын да саклап кала алды.