Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 6 октября 2026 г.
❤️Кан тамырларын чистарту чарасы
❤️Кан тамырларын чистарту чарасы 💔Йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китерүче чирләр исемлегендә беренче урында тора. Шулай булгач, ни өчен беркем дә кан тамырларын чистартуның һәм йөрәк өчен күнегүләрнең гади ысулларын пропагандаламый? Авыруны кисәтү дәвалануга караганда күпкә җиңелрәк икәнен һәркем белә. ✅Әйдәгез, бергәләп кан тамырларын чистартыйк. Кан тамырларының сыгылмалылыгы өчен 1 чәй кашыгы лимон согы, бал һәм көнбагыш мае кушып, ач карынга эчегез. Дәвалану курсы — 10 көн. ✅Яисә 1 чәй кашыгы бал белән ярты лимон согын 4тән 3 стакан җылы кайнатылган суга кушыгыз. Йоклар алдыннан 10 көн дәвамында эчегез. Кан тамырларын чистарту өчен, 2 уртача зурлыктагы лимонны иттарткыч аша үткәрегез, аңа 2 аш кашыгы бал салыгыз, болгатыгыз һәм пыяла банкага салыгыз. Ул бер тәүлек буе бүлмә температурасында торсын. Ашар алдыннан яки чәй белән көнгә 2–3 чәй кашыгы ашагыз.