Перейти к содержимому
Максиметер

САГЫНДЫРЫП ТУЙМАС ЗАТЛАР БУЛА... АЛАРНЫҢ АСЫЛЫ ТУРЫНДА - "КЫЗЫЛ ТАҢ" ВЕТЕРАНЫ.

САГЫНДЫРЫП ТУЙМАС ЗАТЛАР БУЛА... АЛАРНЫҢ АСЫЛЫ ТУРЫНДА - "КЫЗЫЛ ТАҢ" ВЕТЕРАНЫ. МОСТАЙ КӘРИМГӘ Әйтелгән сүзләре хикмәти Хак, Башкорт балыдай зәмзәми Тат. Мостай — иҗатта  чабышкы  Ат, Яшәеше —  иленә бирелгән Ант. Халкына газизләрдән-газиз бу Зат, Иҗаты —  киләчәккә изге бер Хат. Мостай — намусыбыз, вөҗдан һәм Кот, Әдәби мәйданга илһами  КОД. 21.10.2026 МИН МОСТАЙНЫ ЭЗЛӘП КЕРӘМ КӨЗГӘ Көзләрне мин бик ярата идем, Алып китте Мостай Кәримне ул. Шуннан башлап сары сагышка тиң, Шуннан башлап ачы әремле ул. Көзләргә  мин ифрат гашыйк идем, Безгә терәк чакта Мостаебыз, Уңдырышлы мәлдә ачлык тоям, Буп-буш сыман иҗат токсаебыз. Рифмалы юллар белән тулы Бу дөньябыз, анысына шөкер. Әмма юк шул, күпме өмет итмә, Мостайныкы кебек откыр фикер. Һәр Каләмнән мин Мостайны көтәм, Әрни-әрни эзлим бары Аны. Кош юлыннан китеп югалса да, Безнең белән һаман маһир җаны. Мин көзләрне шундый сөя идем, Җаннар атып җырлар багышладым. Мин Мостайны эзләп керәм көзгә, Иҗат рухы исән!.. Ялгышмамын!!! Рафига Усманова. 21.09.2022

708 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 732 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.