Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 6 октября 2026 г.
Йөземнең организмга файдасы турында 5 факт👇
Йөземнең организмга файдасы турында 5 факт👇 Йөзем калийга, тимергә, B төркеме витаминнарына һәм антиоксидантларга бай. Ул: ✅1) Энергия чыганагы. Йөзем табигый шикәрләргә — глюкоза һәм фруктозага бай, алар организмның энергия запасларын тиз тулыландырырга ярдәм итә. Шуңа күрә аны физик йөкләнештән соң яки төшке аш алдыннан ашау файдалы. ✅2) Ашказаны һәм эчәклек эшчәнлеген яхшырта. Ул эчәк микрофлорасының үсүе өчен уңай шартлар тудыра. ✅3) Йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы. Калий йөрәкнең нормаль эшләвен сакларга ярдәм итә һәм кан басымын көйләүдә катнаша. Йөземдә булган антиоксидантлар күзәнәкләрне оксидлашу стрессыннан саклый. ✅4) Тимер чыганагы. Йөземдә гемоглобин барлыкка килүдә һәм кислородны тукымаларга ташуда катнашучы тимер бар. Әмма тимер җитешсезлеген бары тик йөзем белән генә тулыландырып булмый — ул төрле ризыклардан торган рационның бер өлеше генә була ала. ✅5) Сөякләр сәламәтлеген саклау. Йөземдә бор, калий һәм аз күләмдә кальций бар. Алар сөяк тукымасының ныклыгын саклауга бәйле матдәләр алмашы процессларында катнаша.