Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 10 октября 2026 г.
🍁10 октябрьгә һава торышы сынамышлары.
🍁10 октябрьгә һава торышы сынамышлары. 10 октябрьдә беренче кар яуса, кыш 40 көннән башлана. ✅Төньяк җиле — салкын кышка, көньяк җиле — җылыга. Әгәр болытлар көньяктан төньякка таба хәрәкәт итә икән, һава торышы бозылачак, ә төньяктан көньякка таба хәрәкәт итсә — җылы көт. 🍁10 октябрьдә коры булса, салкыннар әле тиз генә башланмаячак. Яшен һәм күк күкрәү карсыз, йомшак һәм кыска кыш вәгъдә итә. 💧Каргалар кычкыра — яңгыр көтә. Чыпчыклар тавык кетәкләре тирәсенә мамык һәм каурый җыялар, ышык урыннарын җылыталар — берничә көннән төньяк җиле исә һәм көчле салкыннар башлана. 🎄Чыршы һәм наратларда күркәләр аз булса, кыш бик салкын булмаячак. 🍁Яфракларның иртә коелуы яхшы көз һәм җылы кыш вәгъдә итә. Яфракларның соң коелуы — кырыс һәм озын кышка.