Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 27 октября 2026 г.
Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтенең төп бурычларын билгеләде
Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтенең төп бурычларын билгеләде Республика Башлыгы җиденче чакырылыш республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның 37нче утырышында төбәк үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде. СВОда катнашучыларга ярдәм итү һәм оборона сәләтен ныгыту. Радий Хәбиров: “Безнең яугирләр сугыш зонасыннан өйләренә кайталар. Барлык дәрәҗәләрдә дә төп бурыч – аларга тыныч тормышка җайлашырга, эш эзләргә ярдәм итү”. Мөһим: ике атна саен республикадан гуманитар конвой китәргә тиеш (190 конвой җибәрелгән инде); шәһәрләрдә “Ватанны саклаучылар” фонды филиаллары ачыла – алар каршында өстәмә ярдәм үзәкләре булдырырга кирәк; һәр ветеранны ярдәм чаралары белән колачларга; барлык предприятиеләр дә илнең оборона сәләтен ныгыту өчен эшләргә тиеш; предприятиеләрне террорчылык һөҗүмнәреннән актив һәм пассив яклауны тәэмин итүне дәвам итәргә. Икътисад, инвестицияләр һәм тулай төбәк продукты Радий Хәбиров: “2030 елга без 4 трлн сумлык тулай төбәк продуктының яңа планкасына чыгарга тиеш. Һәм бу чик түгел”. Мөһим: инвестицияләр үсеше - 2030 елга максат: 1,25 трлн сум; бюджет тотрыклылыгын арттыру, соры хезмәт хаклары һәм салымнардан читләшү белән көрәш; тышкы икътисади юнәлешне һәм эре партнерлык проектларын үстерү, Инфраструктура, торак һәм транспорт Радий Хәбиров: “Безнең бурыч – 2030 елга 4 млн кв.метрга кадәр торак тапшыруга ирешү (хәзер – 3,2 млн), төзелешнең яңа районнарына транспорт инфраструктурасын тәэмин итү”. Мөһим: Агыйдел аръягы һәм Караидел аръягында торак төзелеше; Затон күперен капиталь ремонтлау; Агыйдел аша ике күпер төзү; Көньяк урап узу юлын төзү. Социаль өлкә, сәламәтлек саклау һәм спорт Радий Хәбиров: “Без 2030 елга кадәр сәламәтлек саклауның яңа моделенә күчәргә тиеш – профилактика, яңа медицина, шул исәптән цифрлы технологияләр хисабына кешеләрнең сәламәтлеген сакларга һәм ныгытырга тиеш”. Мөһим: сугыш ветераннарының Республика клиник госпиталенең яңа корпусын төзү; һәр пациентка максималь игътибар һәм сизгерлек; дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт инфраструктурасын булдыру; муниципалитетларда спорт объектларын төзүне дәвам итү. Мәгариф һәм талантлар белән эшләү Радий Хәбиров: “Мәктәптә белем бирүнең сыйфатын алга таба да яхшырту, талантлы балаларны иртә ачыклау һәм әзерләү системасын формалаштыру мөһим”. Мөһим: Евразия НОЦ вузара студентлар кампусын төзеп бетерү һәм җиһазлау; киләсе елда республика математика лицей-интернатын ачу; талантлы балаларны иртә ачыклау һәм әзерләү системасы булдыру. Уфада ШОС саммиты – 2028 Радий Хәбиров: “Безнең Президент республикага 2028 елда Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитын уздыруны ышанып тапшырды. Безнең бурыч – бөтен инфраструктураны тиешле дәрәҗәдә әзерләү”. Мөһим: саммит мирасын уйларга – республика халкы һәм кунаклары өчен нинди объектлар калачак; Уфада Салават Юлаев һәйкәлен реконструкцияләүне, «Әр-Рәхим» җәмигъ мәчете һәм Воскресение Христова храмы буенча төп эшләрне төгәлләргә; транспорт логистикасы һәм иминлек мәсьәләләрен хәл итәргә халыкка саммитның әһәмияте турында сөйләргә һәм эшнең конкрет нәтиҗәләрен күрсәтергә.