Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 19 октября 2026 г.
Башкортстанда кинәт һәм каты суытачак🍁🌬
Башкортстанда кинәт һәм каты суытачак🍁🌬 🍁Көзге суыклар барыбер Башкортстанга килеп җитте. Аномаль җылы чор тәмамланды. 🍁Бүген, 19 октябрьдә, җылылык республиканың көньяк-көнчыгышында ә +18 градуска кадәр тоткарланачак. Башка өлешләрдә көндезге һава температурасы +8,+13 градус тәшкил итәчәк. Ә сишәмбе, 20 октябрьгә, Башгидромет синоптиклары бөтенләй юанычсыз фараз бирә. 🍁Сишәмбе, 20 октябрь, явым-төшемсез үтәчәк. Ләкин һава температурасы кискен түбәнәячәк. Төнлә 0,-5 градус, көндез +6,+11 градус булачак. Җил төньяк-көнбатыштан уртача көтелә. Үзегезне саклагыз, дуслар!❤ Җылы итеп киенеп йөрегез!