Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 26 октября 2026 г.
🌞🍁Башкортстанда синоптиклар октябрьнең соңгы көннәренә фараз бирде
🌞🍁Башкортстанда синоптиклар октябрьнең соңгы көннәренә фараз бирде 🍁Башкортстанда кояшлы🌞 һава торышы тагын берничә көн сакланачак. Явым-төшем көтелми. Төнлә температура минус булачак. Көндез термометр баганасы +14 градуска кадәр күтәреләчәк. 🌞Башгидромет белгечләре мәгълүматлары буенча, сишәмбе һәм чәршәмбедә, 27 һәм 28 октябрьдә явым-төшем булмаячак. Җил үзгәрүчән юнәлешле, әкрен булачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -2, -7 градус тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда +3 градуска кадәр җылы булачак. Көндез һава +9, +14 градуска кадәр җылыначак.🌞