Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 26 октября 2026 г.
Башкортстанда яшәүчеләрне 2027 елда өстәмә өч көн ял көтә
Башкортстанда яшәүчеләрне 2027 елда өстәмә өч көн ял көтә 🎉Ел озын яллар - Яңа ел каникуллары белән башланачак: 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр 11 көн рәттән ял итәчәкбез. ✅Озын ял көннәре шулай ук февраль, март, май, июнь һәм ноябрь айларында көтелә. Февраль бәйрәмнәре алдыннан рәттән алты көн эшләргә туры киләчәк — 20 февраль, шимбә, эш көне булачак. ✅Ә Башкортстанда яшәүчеләрдә тагын өч бәйрәм көне барлыкка киләчәк: 9 март — Ураза бәйрәме, 16 май — Корбан бәйрәме һәм 11 октябрь — Республика көне. Аларның барысы да рәсми рәвештә ял көннәре дип игълан ителде. Үзегезгә календарьны саклап куегыз.