Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 27 октября 2026 г.
🥇Башкортстан спортчылары бокс буенча Русия чемпионатында алтын яулады🎉
🥇Башкортстан спортчылары бокс буенча Русия чемпионатында алтын яулады🎉 Мәскәүдә хатын-кызлар арасында Русия чемпионаты тәмамланды. Азалия Аминева һәм Юлия Чумгалакова үз авырлык категорияләрендә җиңү яулады.🎉 🥇Азалия Аминева 66 килограммга кадәр авырлык категориясендә финалда Краснодар краеннан Анастасия Мамайны судьяларның бертавыштан карары белән җиңде. Спортчы өчен бу инде дүртенче Русия чемпионы титулы. Элегрәк ул турнирны 2022, 2023 һәм 2025 елларда откан иде. Республика өчен параллель зачётта чыгыш ясаучы Юлия Чумгалакова илнең җиде тапкыр чемпионы булды. 48 килограммга кадәр авырлык категориясендә финалда ул Волгоград өлкәсеннән Варвара Чеботарёвадан көчлерәк булып чыкты.💪 Спортчыларны һәм аларның тренерларын шундый яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз!🎉💪