Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 29 октября 2026 г.
✅ "Нур" театры документаль-нәфис фильмга чакыра
✅ "Нур" театры документаль-нәфис фильмга чакыра ✅ 5 ноябрьдә Уфа «Нур» татар дәүләт театрында "Картотека. Театрлар» бөтенрусия проекты (3нче сезон) кысаларында төшерелгән «Нур»у -- нур» документаль-нәфис фильмының презентациясе узачак. Режиссёры - В. Колесов Проект Русиядәге төбәк театрлары буйлап сәяхәткә алып чыга һәм аларның үзенчәлеген ача. Фильмда Уфа «Нур» татар дәүләт театры үзенчәлекле мәдәни күренеш буларак күрсәтелә: аның үз сәнгать теле, үзенчәлекле режиссурасы һәм сценографиясе бар, ул театр традицияләрен саклый һәм, шул ук вакытта, яңа иҗади эзләнүләргә ачык булып кала ✅ Фильмга керү ирекле. 19.00 сәгатьтә башлана.