Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 29 октября 2026 г.
💢Комсомол сагындыра...
💢Комсомол сагындыра... 🖍Бу оешма Советлар Союзының барлык яшьләрен берләштергән иде. Бүген — комсомолның туган көне. Яшьләрнең коммунистлар союзы, ягъни комсомол, сәяси яшьләр оешмасы буларак 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләренең I Бөтенрусия съездында оештырыла. 1924 елда аңа Владимир Ильич Ленин исеме бирелә, ә 1926 елда ул Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленинчы Коммунистлар Союзы исеменә әйләндерелә. 🖍Комсомолның эмблемасы һәм 1922 елда ВЛКСМ әгъзасының значогы барлыкка килә. Бу оешма идеалында һәм принципларында берничә буын үсте. Аның активистлары шәһәрләр, предприятиеләр, тимер юллары төзеде. Киң билгеле проектларның берсе — Байкал-Амур магистрале. Бу төзелештә илнең төрле төбәкләреннән җыелган комсомол яшьләре катнашты. Шулай ук Бөек Ватан сугышында косомоллар күрсәткән батырлыклар да билгеле. 🖍Комсомол оешмасы СССР таркалу белән эшләүдән туктады. Ә кайчандыр комсомол исемен йөртүчеләр бүген ул вакытны сагынып искә ала.