Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 29 октября 2026 г.
☃️Кыш бабай поезды кайчан киләчәк?
☃️Кыш бабай поезды кайчан киләчәк? ❄️Русия тимер юллары агымдагы елга Кыш Бабай поезды маршрутын игълан итте. Бәйрәм составы 8 ноябрьдә Бөек Устюгтан сәяхәткә чыгачак. Ике ай эчендә поезд Русия шәһәрләрендә 66 тукталыш ясаячак. ❄️Әйтик, составны беренче булып Инта шәһәрендә каршы алачаклар. Уфада поезд - 10 декабрьдә, 11 декабрь көнне Туймазыда туктый. ❄️Яңа елны Кыш Бабай поезды командасы — Ярославльдә, ә Раштуаны Санкт-Петербургта каршы алачак. ❄️Мәскәүдә тылсымлы состав гадәттәгечә ике көнгә – 2 һәм 3 гыйнварга тукталачак. ❄️Программа 9 гыйнварда старт ноктасында – Бөек Устюгта тәмамланачак. ❄️Бу елның төп яңалыгы — Урыс төньягы һәм поляр аръягы буйлап зур сәяхәт булачак. Бәйрәмне беренче мәртәбә Инта, Лабытнанга, Воркута, Усинск, Печора, Сыктывкар, шулай ук Яңа Уренгой һәм Ноябрьск шәһәрләренә алып киләчәкләр. ☃️Кыш Бабай поезды – ул бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция. Гадәттәгечә, чаралар уздырыла торган шәһәрләргә ул паровоз белән килә. Теләгән һәркем паровоз кабинасына менеп, уникаль фотолар ясый ала.