Перейти к содержимому
Максиметер

«Сәнгать төне» ничек узачак?

«Сәнгать төне» ничек узачак? 3 ноябрьдә Башкортстан Республикасы «Сәнгать төне» Бөтенрусия акциясенә кушылачак. Быел акция «Мәдәниятләр бердәмлегендә — халык көче» девизы астында уза һәм Русия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Башкортстан гаиләләре, халкы һәм кунаклары өчен 18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр республиканың 100дән артык дәүләт һәм муниципаль музее ишекләре ачылачак, анда алар Русия һәм Башкортстан халыкларының бердәмлегенә, тарихи-мәдәни мирасны популярлаштыруга багышланган чаралар, шул исәптән күргәзмәләр, экскурсияләр һәм остаханәләр программаларын тәкъдим итәчәк. "Сәнгать төне" акциясе - музей киңлегенә яңача карау, Башкортстанның һәм бөтен Русиянең күпмилләтле мәдәни мирасы белән танышу, шулай ук үзеңне традицион һөнәрләрдә сынап карау мөмкинлеге ул, дип билгелиләр Мәдәният министрлыгында. Башкортстан Республикасы музейлары чараларының җентекле программасы белән учреждениеләрнең рәсми сайтларында һәм аларның социаль челтәрдәге аккаунтларында танышырга мөмкин. Фото: Зөһрә Исламова

458 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 735 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.