Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 30 октября 2026 г.
✅Бу иртәне кыска гына бер риваятьтән башлыйк әле.
✅Бу иртәне кыска гына бер риваятьтән башлыйк әле. “Оҗмахта ике фәрештә бар икән. Берсе һәрвакыт болыт өстендә ял итеп ята, икенчесе көне-төне җир белән күк арасында очып йөри, ди. —Нигә син туктамыйча тегендә-монда очып йөрисең ул? – дип сораган ял итеп ятучы фәрештә икенчесеннән. —Мин Ходайга “Ярдәм ит...” дип башланучы мөрәҗәгатьләр ташыйм. Ә син нигә гел ял итәсең? — дигән тегесе. —Мин “Рәхмәт, Ходаем...” дип башланучы мөрәҗәгатьләр ташырга тиешмен...” ✅Шулай... Ә сезнең Ходайга мөрәҗәгатьләрегез нинди сүзләрдән башлана, дуслар?.. Хәерле җомга иртәсе белән!