Перейти к содержимому
Максиметер

Ноябрь - бусагада кыш. Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет б...

Ноябрь - бусагада кыш. Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә. Игътибарыгызга ноябрьнең җиде көненә сынамышлар тәкъдим итәбез. Сынап карагыз әле, дуслар. 1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер. 2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә. 3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана. 4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр. 5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята. 6 ноябрь көнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса - җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә - суынса. 7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.

438 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 735 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.