Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 30 октября 2026 г.
💢Яшелчәләрнең витаминнары саклансын, дисәң...
💢Яшелчәләрнең витаминнары саклансын, дисәң... 🥬Яшелчәләрне пешерер алдыннан гына чистарталар һәм турыйлар. Аларны суда озак тотарга ярамый, чөнки витаминнары югала. 🥕Файдалы матдәләрнең байтагы яшелчә пешкән шулпага күчә, шуңа күрә аны түкмәгез, аш, соуслар әзерләүгә файдаланыгыз. 🧄Яшелчәләрне салкын суга салмагыз, кайнап торганына салыгыз, шулай эшләсәгез витаминнарны күбрәк саклап калырсыз. 🍅Туңдырылган яшелчәләрне эретергә тырышмагыз, турыдан-туры кайнап торган суга салыгыз. Шулай эшләгәндә алар тәмлерәк тә була, витаминнары да яхшырак саклана.