Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 1 ноября 2026 г.
✅ Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрының иң дәрәҗәле солистларының берсе, Ба...
✅ Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрының иң дәрәҗәле солистларының берсе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илһам Вәлиев белән әңгәмәдән өзек: ✅"Минем балачак артистлар арасында узды дисәм, бер дә арттыру булмас. Әтием Фәһим Шәйхелзадә улы – сәнгатькә гашыйк кеше, өстәвенә, матур җырлый иде. Аның Уфа сәхнәләрендә дә чыгыш ясаганы булды. Кызганыч, ул инде бакыйлыкка күчте. Әнием Рида Зәки кызы колхозда бухгалтер булып эшләде. Ул әтиемнең уң кулы булды. 1990нчы елларга кадәр авылларның, колхозларның гөрләп торган чагы булды. Әтием бригадирдан башлап, колхоз рәисе вазыйфасына кадәр күтәрелде. Авылыбызның үзешчән сәнгатен үстерүгә күп көч салды. Нәкъ шушы өлкәдәге хезмәте өчен аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән югары исем бирелде. Колхозларда ел саен үзешчәннәр арасында ярыш була иде. Аңа җитди әзерлек алып барыла, репетицияләр үткәрелә, конкурска барыр алдыннан, программа төзелеп, авылларда концерт белән йөреп чыгыла. Аннан соң иң яхшы концерт номерлары сайланып, Чакмагышка чыгыш ясарга бару – зур дәрәҗә иде. Мин дә ул концертларның уртасында кайнадым һәм миңа бу шөгыль бик ошый иде. Моннан тыш, авыл клубында атна саен диярлек Уфа артистлары концерт, спектакльләр куя. Ә инде кичен гастрольгә килгән артистлар безнең өйгә кайта, кунак була. Киң күңелле, ачык йөзле булганы өчен әтиемне бик күпләр ярата, хөрмәт итә иде. Алар арасында танылган артистлар да бихисап булды". ✅Илһам Вәлиев белән әңгәмәнең тулы вариантын сылтама аша укырга мөмкин:👉https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-07-25/min-z-n-remne-fanaty-4317575