Перейти к содержимому
Максиметер

Владимир Путин йөз яшьлек Уфа педагогын орден белән бүләкләде

Владимир Путин йөз яшьлек Уфа педагогын орден белән бүләкләде 🥇Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры Миләүшә Гали кызы Мортазина Русиянең «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен» орденына лаек булды. Бүләкләү турындагы Указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйган.🎉 ✅Указда әйтелгәнчә, бүләк мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә фәнни-педагогик эшчәнлектәге зур казанышлары, шулай ук күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бирелә. ✅Миләүшә Мортазина 1926 елда БАССРның Уфа кантоны Бакай авылында туган, хәзерге вакытта ул Кушнаренко районына карый. Ул Урал консерваториясе каршындагы милли студияне һәм Казан консерваториясен тәмамлаган. 1954 елдан - Уфа сәнгать училищесында, ә 1973 елдан Уфа сәнгать институтында укытучы булып эшләгән. Миләүшә Мортазина — «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре», «РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе», Салават Юлаев ордены һәм «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале кавалеры. Ул шулай ук «Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе» исемен йөртә. Аның тәрбияләнүчеләре арасында — Русиянең халык артистлары Радик Гәрәев, Салават Әскаров, титуллы Әскар һәм Илдар Абдразаковлар, Русиянең атказанган артистлары Илфак Смаков, Идрис Газиев, Башкортстанның халык артистлары Флүрә Ногманова, Вахит Хызыров, Әлфия Кәримова һәм башкалар.🎉 🌹Быел Миләүшә Мортазина 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.

466 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 734 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.