Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 2 ноября 2026 г.
Күчмә студияләр Башкортстан Башлыгының туры линиясенә видеосораулар туплый
Күчмә студияләр Башкортстан Башлыгының туры линиясенә видеосораулар туплый Бу хакта ЦУР җитәкчесе Елена Прочаковская Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, мобиль бригадалар Нефтекама, Бәләбәй, Краснокама һәм Чишмә районнарында, шулай ук Уфада эшләде инде. Статистика таң калдыра: Социаль челтәрләрдә ярты миллионнан артык мәкалә. Аудитория – 15 миллионнан артык кеше. Киңкүләм мәгълүмат чараларында 200гә якын материал. Халык юллар, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм башка нәрсәләр турында сораулар бирде. Мәсәлән, мәктәпләрдә үз-үзеңне саклау дәресләрен кайтарырга тәкъдим итәләр, ә диңгез кадетлары су астында йөзү өчен җиһазлар сорый. - Халык күчмә студияләргә бик теләп йөри. Һәр муниципалитетның үз атмосферасы. Шәһәр һәм авыл хакимиятләренә зур рәхмәт. Һәркайда килүчеләр өчен дә, Башкортстан Башлыгының туры линиясенә сыйфатлы видеомөрәҗәгатьләр яздырырга ярдәм итүчеләр өчен дә шартлар тудырылды. Эшне дәвам итәбез, – диде Елена Прочаковская. Түбәндә күчмә студияләр графигы: 3 ноябрь - Белорет районында, Белорет шәһәре, К. Маркс урамы, 70а, «Металлург» кинотеатры. 5 ноябрь - Салават районында, Малаяз авылы, Коммунистик урамы, 47, Район мәдәният йорты. 5 ноябрь - Дуван районы, Дуван авылы, С.А. Михляев урамы, 13, Советлар Союзы Герое С. А. Михляев исемендәге Дуван авылы мәктәбе. 6 ноябрь - Балакатай районында, Яңа Балакатай авылы, Совет урамы, 109, Район мәдәният сарае. Башкортстан Башлыгының туры линиясе 11 ноябрьдә узачак. Башлана 19 сәгатьтә. Радий Хәбиров узган ел туры элемтәгә кергән мөрәҗәгатьләргә анализ белән белешмә әзерләргә кушты. - Нәрсә эшләгәнебезне һәм нәрсә эшләмәгәнебезне карарбыз. Барлык мөрәҗәгатьләр дә безнең контрольдә, - диде республика Башлыгы. Текст яки видео сорауны төрле ысуллар белән бирергә мөмкин: https://max.ru/glavbash/AaGBEJkwFEk, https://vk.ru/wall-144352066_319515