Перейти к содержимому
Максиметер

🛡️ Кем «БАРС» отрядына кушыла һәм Башкортстанда хезмәт итә ала?

🛡️ Кем «БАРС» отрядына кушыла һәм Башкортстанда хезмәт итә ала? Аның сафларында СВО ветераннары да, төрле һөнәр ияләре дә бар. Кемнәр отрядка керә ала? Хезмәт ничек оештырылган? Нинди түләүләр һәм ташламалар каралган? 🔹 Кемнәр кабул ителә? 52 яшькә кадәрге, хәрби хезмәт үткән ир-егетләр. БПЛА белән идарә итү һәм ау тәҗрибәсе булган кандидатларга аерым игътибар бирелә. 🔹 Кайда хезмәт итәләр? Бары тик Башкортстан территориясендә. 🔹 Ничек әзерлиләр? Яңа катнашучыларны ату, дроннарга каршы көрәш, тактик медицина һәм сугыш нигезләренә өйрәтәләр. 🔹 Төп эш урынын саклап буламы? Әйе. Хезмәт ике айлык ротация принцибы буенча оештырылган: ике ай — отрядта, ике ай — төп эш урынында. 🔹 Нинди түләүләр каралган? Бурычларны үтәгәндә тәүлегенә 2000 сум өстәмә түләү каралган. Төп эш урынындагы хезмәт хакы да саклана. Моннан тыш, хәрби звание һәм вазыйфа буенча оклад, дроннарны юк иткән өчен аерым бүләкләү һәм социаль ярдәм чаралары бар. 📌 Отрядка кушылу өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 👉 Кызыл таң:  сайт |  ВК | ОК | MAX

277 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 734 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.