Көненә 30 данә йөзем нәрсәгә сәләтле?
Көненә 30 данә йөзем нәрсәгә сәләтле? Әгәр сез йөрәгегезне ныгытырга телисез икән, көн саен 30 данә яхшылап юылган йөзем ашарга кирәк. Йөземне ашаганда 500 мл җылы су да эчегез. Бу дәваны иртәнге ашка 30 минут кала кулланырга кирәк. Йөзем составында витаминнар һәм минераллар бик күп. Иң мөһим элементлар — калий һәм магний. Алар йөрәк мускулы һәм нерв системасы эшчәнлеген яхшырту өчен алыштыргысыз. Моннан тыш, йөзем ашказаны-эчәк трактына да уңай йогынты ясый.
Канал в каталоге Максиметера
13 059 подписчиков · Здоровье