Манго витаминнар хәзинәсе. Анда якынча 20 төрле файдалы минераллар һәм витаминнар бар, ...
Манго витаминнар хәзинәсе. Анда якынча 20 төрле файдалы минераллар һәм витаминнар бар, шул исәптән С, К, Д, Е һәм В витаминнарына, магний, калийга да бай. Манго йөрәк-кан тамырлары системасына көйле эшләргә ярдәм итә, ашказаны авырулары белән көрәшә, иммунитетны ныгыта, күзләргә дә файдалы - күрү сәләтен арттыра һәм хәтта яман шеш авыруларына да каршы тора ала. Манго шулай ук тире һәм чәч өчен дә файдалы. С витаминының югары булуы күзәнәкләрнең үсүе һәм яңарышы өчен җаваплы коллаген җитештерүне стимуллаштыруга ярдәм итә. Димәк, манго картаюны акрынайна, тәндә җыерчыклар вакытыннан алда барлыкка килүдән саклый. Витамин туплыйм дигән кешегә бу җимешне ел әйләнәсендә сатып алып ашарга була. Автор:Каспранова Ләйсән