Подагра, артрит, невралгия, радикулит кебек чирдән кычытканлы компресс кую файдасын бир...
Подагра, артрит, невралгия, радикулит кебек чирдән кычытканлы компресс кую файдасын бирә. Башта төнәтмәне әзерлибез: 200 гр кычытканны банкага тутырырга һәм аңа 1 литр аракы салырга. 24 сәгать буе аны кояшта, тагын бер атна караңгы урында тотарга кирәк. Төнәтмәне сөзеп, суыткычта саклау хәерле. Компресс болай ясала: җитен тукыманы кычыткан төнәтмәсендә чылатып, сызлаган урынга куеп торырга.