Йөрәк-кан тамырлары дистониясеннән нинди халык чаралары бар?
Йөрәк-кан тамырлары дистониясеннән нинди халык чаралары бар? Алар күптөрле. Һәр кешегә үз организмына яраклысын сайлап алырга гына кирәк. Әйтик, түбәндәге үләннәр катнашмасын файдаланырга мөмкин. 75 грамм кандала үләненә (донник) 100 грамм камыр агачы (боярышник) чәчәге, 75 грамм сары умырзая үләне (адонис горицветный) салып болгатыгыз. Термоска бер чәй кашыгы шул үләннәр катнашмасын һәм 1 стакан кайнар су салып томалагыз. Шуны сөзеп, 50 миллиграммлап көнгә 4 тапкыр эчегез.