Ашказанының түбән кислоталылыгын ничек нормальләштерергә?
Ашказанының түбән кислоталылыгын ничек нормальләштерергә? Түбәндәге үләннәр төнәтмәсен эчеп, кислоталылыкны күтәртеп була. Әмма аны дәвамлы кулланырга кирәк. Ул болай ясала: 100 грамм ромашка чәчәгенә 50 грамм ачы әрем һәм 100 грамм сары мәтрүшкә кушып болгатыгыз. Аннары 2 аш кашыгы шул үләннәр катнашмасына 2 стакан кайнар су салып, кичтән термоста томалагыз. Иртән төнәтмәне сөзеп, 4 тигез өлешкә бүлегез һәм ашарга 30 минут кала эчегез.