Кара миләшне куллану
Кара миләшне куллану Гипертоник авыруны һәм атеросклерозны дәвалау өчен 1 кг кара миләшне 700 г шикәр комы кушып изәргә. Көненә 2 мәртәбә 75-100 әр г ашарга кирәк. Геморрой вакытында бер үк күләмдә алынган кара миләш белән балны кайнаталар һәм көненә 3 мәртәбә ашарга 30 минут кала 100 әр г ашыйлар. Витамин җитмәгән чорда 1 чәй калагы кипкән миләшкә 400 мл кайнар су коеп, 4 сәгать төнәтергә һәм көненә 2-4 мәртәбә 1 әр стакан эчәргә. Организм арыганда, азканлылык булганда һәм сидек куу өчен 2 чәй калагы кипкән миләшкә 400 мл кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтергә һәм бераз шикәр комы өстәргә. Төнәтмәне көн дәвамында 3-4 кә бүлеп эчәргә. Эч киткәндә 1 а.к. кипкән миләшкә 1 стакан кайнар су коеп, 30-40 минут төнәтергә һәм көненә 3-4 мәртәбә яртышар стакан эчәргә. Эч китү, дизентерия, ашказаны, эчәклекләр авыртканда, гипертония вакытында көненә 3 мәртәбә ашарга 30 минут кала 100 мл яңа сыгылган кара миләш согы эчәргә. Гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында 3 атнадан артык кулланырга ярамый.