Артыш (можжевельник)
Артыш (можжевельник) Ютәлдән, тын юлларына суык тигәннән : 1 стакан кипкән җимешне 400 мл кайнар суга салып, 30 минут ут өстендә тотарга. 2 стакан сыеклык чыгарлык итеп су өстәргә. Көненә берәр калак 3 тапкыр эчәргә. Кан составын яхшырту өчен җимешен чәйнәргә кирәк. 4 шт тан башлап, көн дә берне арттырып 18 гә җиткәч, берәрләп киметә барырга. Артыш белән дәвалану авырлы хатыннарга, ашказаны - эчәк - бөер чирләре кискенләшкәндә киңәш ителми.