Ромашканың чәчәкләрен төнәтеп теш сызлаганда, теш төпләре канаса, үлекләсә, пульсироват...
Ромашканың чәчәкләрен төнәтеп теш сызлаганда, теш төпләре канаса, үлекләсә, пульсировать итсә шуның белән чайкарга кирәк. Бактерияләр үләчәк, восспаление бетә. Авыздан ис килми башлый. Шулай ук теш алдырганнан соң 48 сәгать үткәч ромашка чәчәге төнәтмәсе белән чайкатырга кирәк. Сраза теш алдырганнан соң бернәрсә белән дә чайкатырга киңәш ителми. Чөнки тешне алдыргач чыккан кан куерып, инфекция кермәсен өчен, теш урынын капларга тиеш. Шуңа күрә ике тәүлектән соң чайкый башларга кирәк. Көнгә 2-3 тапкыр чайкатырга. Бер көннән сраза уже сизелә бу төнәтмәнең файдасы. 3-4 ромашка чәчәген бер стакан кайнар суга салып, 20 минут төнәтергә кирәк. Киптерелгәне вакланганы булса 1 аш кашыгы 1 стакан суга салырга.