✅Сирень чәчәкләреннән мазь:
✅Сирень чәчәкләреннән мазь: 100 г сирень чәчәгенә 100 г тоз кушылмаган сыер мае салып ярты сәгать сулы савыт эченә куеп газ өстендә эретәсез. Сөзәсез. Суытасыз. Суставларыгыз, ревматизм булганда умыртка сөягегез авыртса, радикулит, артрит, артроз, остеохондроз булса сөртәсез шуны. ✅Сиреньның 300 г свежий чәчәк яфракларын җыясыз. Шуңа 1 л рафинированный көнбагыш маен саласыз һәм кояшлы урынга куясыз. Бер ай буе шунда торырга тиеш. Ике көнгә бер булса да астын өскә селкетеп алырга кирәк. Бер ай үткәч сөзеп, суыткычка куясыз. Суставлар авыртса сөртәсез. ✅50 г киптергән сирень чәчәкләренә 0,5 л аракы кушарга. Савытны яхшылап ябып ике атнага караңгы урынга куярга. Ике атнадан соң кулланырга була. Шулай ук суставларны, артрит, артроз, ревматизм, подагра, остеохондроз булганда шуның белән уарга. Берьюлы настойканы эчәргә дә була. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр 15-20 тамчы кайнатып суыткан суга кушып (стаканның ⅓ өлешенә су салып шунда тамызасыз да эчәсез) Дәвалану курсы — 1 ай. 10 көн тәнәфес ясагач кирәк булса тагын бер ай курс үтәсез. Игътибар! Настойканың дозировкасын арттырырга ярамый. Корсаклы булсагыз, бала имезсәгез хронический почечный недостаточность, гломерулонефрит, аменоре, атония кишечника булса кулланырга ярамый.